Мы в социальных сетях


Шәһәр тарихы музее тарафыннан әзерләнде 
«Чите көмеш дулкынлы зәңгәрсу (зәңгәр) җирлектә, көймә борынында карашын көймә юнәлешенә төбәгән, яулыклы һәм җилферди торган тасмалы кыз бала башы рәвешендә бизәк ясалган, күренеп торган җиде ишкәкле, җилкәнле алтын көймә; җилкән яшел һәм кызыл төсләр белән кисешкән, һәр ике өлеше дә юка алтын кайма белән уратып алынган; яшел җирлектә шул ук металлдан бөгелгән пояс рәвешендә өч бизәк төшерелгән». 

Яр Чаллы шәһәре гербының символикасын нигезләү
 
Гербның төп фигурасы - көймә, гербка ачыклык кертеп, шәһәр атамасын билгели. Геральдикада гербны төзүдә мондый алым классик санала. 
Көймә - туктаусыз алга хәрәкәт итә, каршылыкларны җиңеп чыгу, табигать көчләрен буйсындыру һәм максатка ирешү чарасы символы. Көймә борынында ясалган кыз бала башы рәвешендәге бизәк йорт учагы символын хатын-кыз образы аша күрсәтә. 
Киерелгән җилкән юл уңаена искән җил барлык башлангычлардагы уңышлар турында сөйли. Көймә җилкәне үзенең сызыклары белән лалә чәчәгенең стильләшкән сурәтен – рухи яшәешнең традицион символын хәтерләтеп, Яр Чаллы шәһәрен Татарстанның кабатланмас җәүһәре итеп күрсәтә, шәһәрнең әһәмиятен ассызыклый һәм куәтли. Хәрәкәттәге ишкәкләр шәһәр халкының табигать тарафыннан җибәрелгән көчләре белән (җилкәндәге җил) канәгатьләнмичә, үз хезмәтләрен куеп, алга таба хәрәкәт итүне тизләтүгә омтылуын күрсәтә. 
Көмеш дулкыннар ярларында  урнашкан шәһәр Кама (Чулман) елгасын һәм Түбән Кама сусаклагычын символлаштыра. Дулкыннарның төсе (көмеш-ак) «Яр Чаллы» - «яр буенда ак таш» - шәһәрнең татар телендәге атамасы турындагы риваятьләрнең берсенә аваздаш. 


Алтын (PANTONE буенча №108) ныклык, бөеклек, байлык, акыллылык, тотрыклылык һәм ихтирамлылыкны символлаштыра. 
Көмеш (PANTONE буенча White)  - чисталык, камиллек, рухият, үзара аңлашу символы. 
Зәңгәрсу (зәңгәр) (PANTONE буенча №285, 2925) - хаклык, намус һәм игелек символы. 
Яшел төс (PANTONE буенча №354) - табигать, сәламәтлек, яз, үсеш һәм яңарыш символы буларак гербның эчтәлеген тулыландыра. 
Кызыл төс (PANTONE буенча №1788)  - геральдикада хезмәт, батырлык, яшәү дәрте, матурлык һәм бәйрәм символы. 

Авторлар төркеме: 
Гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы тарафыннан Россия Геральдистлар союзы белән берлектә һәм Яр Чаллы шәһәре рәссамнары катнашында түбәндәге составта башкарылды: 
Факил Гайфетдинов (Яр Чаллы), Чулпан Йосыпова (Яр Чаллы), Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Сәлахов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү). 

Халык депутатларының Яр Чаллы Шәһәр Советының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 номерлы Карары нигезендә расланган. 

Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика регистрына 1819 нчы сан астында кертелгән. 
Татарстан Республикасының Дәүләт геральдика реестрына 13 нче сан астында кертелгән. 



Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре флагы 
«Яр Чаллы шәһәренең флагы турыпочмаклы зәңгәрсу тукымадан гыйбарәт, флаг иңенең буена чагыштырмасы - 2:3, шәһәр гербыннан күчереп төшерелгән ишкәкле, җилкәнле көймә (кызгылт-сары төс белән контурланган сары, кызыл һәм яшел төсләрдә) һәм габариты тукыма киңлегенең 1/4 өлешен тәшкил иткән киңлектә, аскы чите буйлап төшерелгән дулкынсыман ак буйлы; көймә ул буйга тиеп тора, ишкәкләр буй өстендә ята». 

Яр Чаллы шәһәре флагының символикасын нигезләү 
Флагның төп фигурасы – көймә, композициягә ачыклык кертеп, шәһәр атамасын билгели. Көймә - туктаусыз алга хәрәкәт итү, каршылыкларны җиңеп чыгу, табигать көчләрен буйсындыру һәм максатка ирешү чарасы символы. Көймә борынында ясалган кыз бала башы рәвешендәге бизәк йорт учагы символын хатын-кыз образы аша күрсәтә. 
Киерелгән җилкән юл уңаена искән җил барлык башлангычлардагы уңышлар турында сөйли. Көймә җилкәне үзенең сызыклары белән лалә чәчәгенең стильләшкән сурәтен – рухи яшәешнең традицион символын хәтерләтеп, Яр Чаллы шәһәрен Татарстанның кабатланмас җәүһәре итеп күрсәтә, шәһәрнең әһәмиятен ассызыклый һәм куәтли. Хәрәкәттәге ишкәкләр шәһәр халкының табигать тарафыннан җибәрелгән көчләре белән (җилкәндәге җил) канәгатьләнмичә, үз хезмәтләрен куеп, алга таба хәрәкәт итүне тизләтүгә омтылуын күрсәтә. 
Ак дулкыннар ярларында шәһәр урнашкан Кама (Чулман) елгасын һәм Түбән Кама сусаклагычын символлаштыра. Дулкыннарның ак төсе- «Яр Чаллы» - «ярда ак таш» - шәһәрнең татар телендәге атамасы турындагы риваятьләрнең берсенә аваздаш. 

Сары төс (алтын) (PANTONE буенча №108) ныклык, бөеклек, байлык, акыллылык ,тотрыклылык һәм ихтирамлылыкны символлаштыра. 
Ак төс (көмеш) (PANTONE буенча White) - чисталык, камиллек, рухият, үзара аңлашу символы. 
Зәңгәрсу (зәңгәр) (PANTONE буенча №2925) - хакыйкать, намус һәм игелек символы. 
Яшел төс (PANTONE буенча №354) - табигать, сәламәтлек, яз, үсеш һәм яңарыш символы буларак гербның эчтәлеген тулыландыра. 
Кызыл төс (PANTONE буенча №1788) - геральдикада хезмәт, батырлык, тормыш көче, матурлык һәм бәйрәм символы. 

Авторлар төркеме :
 
Флагны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы тарафыннан Россия Геральдистлар союзы белән берлектә һәм Яр Чаллы шәһәре рәссамнары катнашында түбәндәге составта башкарылды: 
Факил Гайфетдинов (Яр Чаллы), Чулпан Йосыпова (Яр Чаллы), Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Сәлахов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү). 

Халык депутатларының Яр Чаллы Шәһәр Советының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 нче карары нигезендә расланган. 
Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика регистрына 1820 нче сан астында кертелгән. 
Татарстан Республикасының Дәүләт геральдика реестрына 14 нче сан астында кертелгән. 

Пятница, 12 мая 2023, 15:08