Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

«Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе 2001 елның 19 мартында Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев тарафыннан ачыла.

2020 елда ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үзәктә капиталь ремонт үткәрелә.

«Нур» яшьләр үзәге – Яр Чаллы яшьләрен җәлеп итү урыны. Үз-үзеңне күрсәтү, ял итү, ижат белән шөгыльләнү һәм физик активлык өчен заманча киңлек. Бу - даими рәвештә яңадан әйләнеп кайтасы килә торган урын.

«Нур» яшьләр үзәгендә һәркем үз потенциалын тормышка ашыра, үзен ниндидер яңа шөгыльдә сынап карый, шулай ук фикердәшләре белән таныша һәм төрле өлкәләрдәге экспертлар белән аралаша ала.

«Нур» яшьләр үзәгенең төп бурычлары:

- студентларның иҗтимагый оешмаларын үстерү өчен шартлар тудыру;

- яшьләрне Яр Чаллы шәһәре Хакимияте, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программаларга һәм чараларга җәлеп итү;

- шәһәр студентларының һөнәри һәм мәдәни потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;

- шәһәр студентларының аралашу мохитен формалаштыру һәм шәхесара элемтәләрне ныгыту;

- яшьләр иҗатының төрле формаларын: берләшмә, клуб, студия һәм башкаларны үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү;

«Нур» яшьләр үзәге каршында төрле юнәлештәге 19 яшьләр берләшмәсе эшләп килә:

1. «Шәһәр Студентлар советы» - https://vk.com/gsschelny

2.«Яр Чаллы шәһәренең Студентлар лигасы»: https://vk.com/liga_studentov_chelny;

3. «Яр Чаллы шәһәренең яшь галимнәре, студентлары һәм аспирантлары»: https://vk.com/moluch; 

4. «Шәмәхә НЕ ОН»: https://vk.com/fneon; 

5. «Интеллект» клубы: https://vk.com/intellektchelny; 

6. «СТУДПРОФ.РФ» яшьләр теле-радио студиясе: https://vk.com/studprofrf; 

7. «URBANTATAR» берләшмәсе: https://vk.com/urbantatar;

8. «Клуб Весёлых Набережночелнинцев»: https://vk.com/kvn_chelny;

9. «Сәламәт FleX» берләшмәсе: https://www.instagram.com/zdorovyy_flex/;

10. «Ю.ТА.» вокал студиясе: https://www.instagram.com/you_are_talent/; 

11. «Stand up» клубы: https://vk.com/standupclubchelny;

12. Дизайн студиясе;

13. Маникюр мәктәбе;

14. Арт-студия;

15. «Milk&Honey» хореография студиясе

16. «SPEAK TO ME» инглиз сөйләм теле клубы: https://vk.com/speaktome.chelny;

17. Яшьләр өчен компьютер графикасы курслары;

18. Яшүсмерләр өчен компьютер грамоталылыгы курслары.

Үзәктә шулай ук компьютер классы – заманча, 10 (ун) компьютер белән җиһазландырылган киберзона бар.

«Нур» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе эшчәнлегенең бер юнәлеше булып Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының талантлы яшьләренә ярдәм күрсәтү, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү һәм аларның ялын оештыру тора. Бу юнәлештәге эшне массакүләм-мәдәни эшләр бүлеге «Нур» яшьләр үзәгенең клуб берләшмәләре белән берлектә алып бара. «Беренче курс студентлары көне» шәһәр фестивале, «Халыкара студентлар көне», «Мисс һәм мистер Студент» матурлык һәм талант конкурсы, «Татьяна көне», «Студентлар язы» зона фестивале, «Үзгәреш җиле» иҗат фестивале, интеллектуаль уеннар, Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының сәнгать эшләре күргәзмәләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән массакүләм-мәдәни чаралар, «Кунаклар», «Синең формулаң», «Илләр буенча сәяхәт», «Шәһәр Студентлар спартакиадасы», «Син дә кушыл», «Сәламәт принцип» профилактик чаралар комплексы», «Синең территорияң» проектлары кебек һәм башка чаралар оештыра.

Учреждение, Устав максатларына туры китереп, мөмкин булган эшмәкәрлек һәм табыш китерә торган башка эшчәнлек белән дә шөгыльләнә ала:

1. Семинарлар, тематик очрашулар, конференцияләр, лекцияләр, тренинглар үткәрү өчен 25 тән алып 180 гә кадәр кеше сыярлык бүлмәләр тәкъдим ителә. Тавыш куела, экранлы видео-проектор бирелә, кунакларга автомобиль кую урыны булдырылган.

2. 10 компьютер урнаштырылган киберзонада яшьләр өчен компьютер графикасы курслары, яшүсмерләр өчен компьютер грамоталылыгы курслары, киберкүнегүләр һәм турнирлар үткәрелә.

3. Күргәзмәләр, семинарлар, мастер-класслар, тренинглар, тематик чаралар үткәрү өчен 20 дән алып 150 гә кадәр кеше катнашырлык лекторийларны арендага алырга мөмкин.

4. Корпоратив кичәләр, презентацияләр, чыгарылыш кичәләре, тантаналы чаралар өчен 130 кеше сыярлык, тавыш һәм ут кую аппаратурасы, экранлы видео-проектор белән җиһазландырылган күпфункцияле шоулар залы арендага тәкъдим ителә.

Почта адресы: mcnur@mail.ru

Сайт:http://mcnur.do.am

Юридик адресы: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Академик Рубаненко урамы, 2 йорт.

Бару юлы: 3, 11 номерлы автобуслар, 5, 6, 9, 10 номерлы трамвайлар, «Ак мәчет» тукталышы.

Телефон/факс: (8552) 39-68-30 (кабул итү бүлмәсе)

38-32-87 (бухгалтерия)

39-68-29 (директор урынбасары, бүлек мөдире)

39-67-99 (сәнгать җитәкчесе, клуб берләшмәләре)

Директор: Козлова Полина Михайловна

Директор урынбасары: Сироткин Евгений Александрович

Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Курмаева Гөлнара Альверт кызы

Баш бухгалтер: Әхмәдуллина Гөлшат Әнгам кызы

Бүлек мөдире: Мамецкая Снежана Андреевна

Бүлек мөдире: Гайфуллина Камилла Рамил кызы


Электрон адрес: mcnur@mail.ru

Сайт: http://mcnur.do.am

Контактта - https://vk.com/mcnur

Телеграмм - https://web.telegram.org/z/#-1511680357


Җитәкче:

Козлова Полина Михайловна

Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзасы

Хезмәткәрләр:


Среда, 28 февраля 2024, 10:19